"Әдәби Алан" проектта катнашучыларны котлау тантанасы
Саба үзәк китапханәсе тәкьдим иткән “Әдәби алан” проектында авылыбыздан 9 бала катнашты. Алар атна саен китапханәгә җыелып әкиятләр, табышмаклар, мәкальләр турында булган сорауларга җавапларны язып бардылар. Бу эш балаларда кызыксыну уятты. Һәм алар 6 январь көнне бу проектында катнашучы балалар өчен оештырылган күңелле бәйрәм чарасында катнашып, төрле хәрәкәтле уеннар уйнап, театральләшкән тамаша карап, бүләкләр алып кайттылар.