"Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге" күңел ачу чарасы
3 январь көнне Явлаштау авыл китапханәсе һәм мәдәният хезмәткәрләре “Бер кар бөртеге, ике кар бөртеге” дип исемләнгән күңел ачу чарасы уздырдылар. Балаларга Яңа ел тарихы турында сөйләгәннән соң кар турында шигырьләр укылды, табигатьтә кар бөртегенең барлыкка килүе турында кызыклы мисаллар китерледе. Бу бәйрәмнең бизәге булган кар буртеге ясау буенча мастер- класс күрсәтелде.Бәйрәм чарасына килеп кергән Кыш бабай белән гармунчы Рафаэл абыйлар балаларны биеттеләр, үзләренең матур җырлары белән ямь өстәделәр, аларның алып килгән күчтәнәчләре белән балалар чәй эчтеләр.