"Гаиләбез традицияләре" кичә- әңгәмә
Гаилә ул әдәм балалары өчен иң кадерле, иң кирәкле, иң кыйммәтле урын. Балага бирелгән төпле тәрбиянең нигезе гаиләдә салына. Шуны күз уңында тотып 21 декабрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Гаиләбез традицияләре”дип исемләнгән кичә- әңгәмә үткәрелде. Әңгәмә барышында гаиләдәге гореф- гадәтләр, гаилә белән уздырыла торган бәйрәмнәр хакындагы әңгәмәгә балалар бик теләп кушылдылар.Әйтелгән табышмакларга бердәм җаваплар таптылар.Матур шигырьләр белән аралашкан әңгәмә балалар күңеленә хуш килде.