Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Исемеңне синең белмәсәк тә, батырлыгың синең үлемсез" патриотик сәгать

Декабрь ае тарихи даталарга бик бай ай.9 декабрь- Ватан Геройлары көне уңаеннан китапханәдә  “Исемеңне синең белмәсәк тә, батырлыгың синең үлемсез”дип исемләнгән патриотик сәгать үткәрелде. Сугыш елларында батырлык эшләгән геройлар алар беркайчан да онытылмый.  Тыныч тормышта да үзләренең батырлыклары белән дөньны сокландырган кешеләр бар,мәсәлән,хезмәт батырлары. Батырлыкны бүгенге тыныч шартларда да эшләргә мөмкин. Намус белән яшәгән кешенең гомере үзе бер батырлык. Шундыйлардан гомере буе сыер савучы булып эшләгән  Гөлбикә Каримова турында Ринат абый Шамилов сөйләде. Ватан Геройлары көненең тарихы белән таныштырылды. Илебез өчен даһи эшләр башкарган герой-батырларын халкыбыз онытырга тиеш түгел! Алар батырлыгы мәңгелек!