Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Һәр күңелнең үз кояшы"акция

Кеше гомере – диңгездәге бер тамчы, мәңгелекнең бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә кеше зур-зур планнар кора. Барлык уйлаганын эшләп өлгерергә, җирдә үзенең эзен калдырырга, мәңгелек исем, мәңгелек яшәү көче алырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла. Һәр кешенең яшисе дә, яшисе, яшьнисе килә! Ләкин язмыш кешеләр өчен көтелмәгән борылышлар, мәшәкатьләр, хәтта кайгы һәм бәхетсезлекләр әзерләп куярга мөмкин.Әйе, нәкъ шундый кешеләр бар арабызда. Язмыш бер селтәнүдә барлык уй- хыялларны җимереп , кешене физик мөмкинлекләрдән мәхрүм иткән. Шулай булуга карамастан алар яшәүдән ямь-тәм табарга тырышалар. Шундыйлардан авылдашларыбыз Шакирзянова Миннегөл, Шакирова Сания, Галиева Зөлфия, Минкабиров Мәүлит, Фаизова Алфинур апаларны әйтергә мөмкин. Бер көннәрен булса да ямьлерәк итү максатыннан аларның өйләрендә булып, шигырьләр укып, хәлләрен сораштык, үзләрен тыңладык, күчтәнәчләр бирелде. Бер-беребезгә игелек һәм изгелекләр кылып кына яшәсәк иде дигән теләктә калдык.