"Җилдәй җитез гомер юллары"портрет кичә
2 декабрь көнне мәдәният йортында район мәдәният хезмәткәрләренең семинары уздырылды 1 өлештә күрсәтмә мероприятия итеп Г. Исхакыйның “Остазбикә” әсәре буенча әдәби- музыкаль кичә күрсәтелде.
2 өлештә “Җилдәй җитез гомер юллары” дигән портрет кичә булды.32 ел гомерен китапханә эшенә багышлаган Тәгзимә Галиеваны котларга хезмәттәшләре, кулга- кул тотынып эшләгән мәдәният хезмәткәрләре, җитәкчеләр, авылдашлары килде. Матур, җылы сүзләр,концерт номерлары белән үрелеп барган чараны китапханәнең актив укучылары үзләренең матур биюләре белән бизәделәр. Китапханә каршында эшләп килүче “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр дә үзләренең матур теләкләрен җиткерделәр.