Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ямь табып яшим мин тормыштан" шәфкатьлелек көне уңаеннан

 «Яхшылык җирдә ятмый» дигән борынгылар.Чынлап та, яхшылык ул безнең яхшы эшләребез һәм уйларыбыз, кешеләрнең бер-беренә карата яхшы һәм рәхимле мөнәсәбәтләре. Яхшылык беркайчан да онытылмый. . Халык «Яхшы сүз - җан азыгы» дип бер дә юкка әйтмәгән. Якын кешеңнең рухи яктан күңелен күтәрү, авыр минутларда аның хәлен аңларга тырышу да бик мөһим. Җылы, яхшы сүз материаль ярдәмгә караганда да кирәгрәк булырга мөмкин, чөнки байлык ул була да бетә, ә кылган яхшы эшләр күңелдә, йөрәктә кала һәм бер  әйләнеп кайта.13 ноябрь көнне физик мөмкинлеге чикле булган Минкабиров Мәүлит абыйларда булып аның белән аралашып, шигырьләр укыдык. Мәүлит абый бик аралашучан кеше, дөнья яңалыклары белән телевизор, радио, телефон аша танышып бара ул. 1980-1982 елларда армиядә бергә хезмәт иткән Арча егете Касыйм Закиров та аның хәлен белергә килгән иде. Ике хезмәттәшнең сөйләшер сүзләре күп булды ,безгә дә  шушы матур хатирәләрнең шаһите булырга туры килде. Мәүлит абый килгән  өчен зур рәхмәт сүзләрен җиткерде.