Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ялкын" кичә һәм бүген" мәгълүмат сәгате

Бүген Явлаштау авыл китапханәсендә 6 сыйныф укучылары белән "Ялкын"кичә һәм бүген"дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.Укучылар элеккеге еллардан бирле балаларның яратып укыган "Ялкын" журналы турында тыңладылар,журналдан өзекләр укылды,фикерләү сәләтен үстерүче уеннар уйналды.Китапханәдә сакланган 1997 елгы журналдагы күршеләр белән сөйләшү мөмкинлеге тудыручы аппарат- җайланма схемасы балаларга бик кызыклы булып тоелды. 2021 елгы    журналдан  Шекше авылынан Камилә Гыйбадуллина шигырьләре укылды.  Балалар вакытларын файдалы итеп уздырдылар,китап,журналлар алып таралыштылар.