"Журналлар иленә сәяхәт" библиофреш
5 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә “Журналлар иленә сәяхәт” дип исемләнгән библиофреш үткәрелде.Балалар “Сабантуй” журналының үткәне белән таныштылар. Бу басма “Яшь ленинчы” газетасы булып чыга башлый. Соңрак “Сабантуй” газетасы була. Бүгенге көндә ул балаларга журнал буларак билгеле һәм укучыларның яраткан матбугат басмасы булып тора. Тәкъдим ителгән журналдан шигырьләр , әкиятләр , рәсемнәр кулланып балалар китапчыклар ясадылар. Өйләрендә укырга журналлар алдылар.