"Әкиятләр укыйбыз бергәләп" әкиятләр көне
1 ноябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсендә”Әкиятләр укыйбыз бергәләп” дип исемләнгән әкиятләр көне уздырылды. Балаларның иҗади мөмкинлекләрен , сөйләм телен үстерү, бер- береңә карата хөрмәт тәрбияләү, китап укуга мәхәббәт уяту максатыннан уздырылган чарада татар халык һәм дөнья халыклары әкиятләре укылды. Балалар үзләре укыган, әниләреннән ишеткән әкиятләрне сөйләделәр. Әкият геройлары язу буенча көч сынаштылар. Кызлар командасы җиңү яулады.