Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Ак чәчәкләр" акция

27 октябрь  көнне Явлаштау авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә “Ак чәчәк” дип исемләнгән акциягә кушылып балалар белән ак чәчәкләр ясадык. Бу акциянең  тарихы үткәннәргә барып тоташа.  Патша Россиясе вакытыннан ук оештырылып килгән әлеге акциянең төп максаты булып авыру кешеләргә ярдәм кулы сузу, аларның бераз гына булса да, матди хәлен яхшырту тора. Чараның символы – ак чәчәк. Әлеге акция бүгенге көнне дә актуальлеген югалтмый. Фоамираннан ясалган чәчәкләрне авыл халкы бик теләп сатып алды. Җыелган акча Хөсәенов Альмир һәм Мортазин Кәримнәргә  тапшырыла.