Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Бакча нәниләре китапханәдә кунакта" экскурсия

23 октябрь көнне Явлаштау  авылы китапханәсендә "Ромашка" балалар бакчасына йөрүче нәниләр экскурсиядә булдылар. Экскурсиянең максаты мәктәпкәчә яшьтән үк аларны китап белән кызыксындыру, китапка сакчыл караш тәрбияләү. Балалар китапханә, китаплар, һәм китап фонды белән таныштылар.  Аларга китапларны ертмаска, пөхтә итеп тотарга, укырга кирәклеге турында сөйләнде.  
Балалар төрле формадагы китапларны, китапханә алдыра торган балалар журналларын бик яратып карадылар.Төсләр, уенчыклар турындагы китаплар балаларда кызыксыну уятты. Аларның иң яраткан уенчыклары аю турында  әкият тыңладылар.