"Тылсымлы куллар" рәсем конкурсы
Һәркеше балачактан рәсем ясарга ярата.Балаларның күбесе үскәч рәсам булам дип хыяллана. Рәсем ясау ул тынычландыра, фикерләү сәләтен арттыра, матурлыкны күрергә өйрәтә, яхшы сыйфатлар тәрбияли. Шушы сыйфатларны дәвам итү максатыннан 20 октябрь көнне Явлаштау авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Могҗизалы куллар” дип исемләнгән рәсем конкурсы оештырдылар. Балалар куллар ясап аны бизәделәр. Һәркем үз фантазиясенә нигезләнеп төрле буяулар кулланып рәсемнәрдән сәнгать әсәре ясарга тырышты. Рәсемнәрдә язгы матурлык та, көзге кояшлы көн дә, суларда йөзүче аккошларны да күрергә мөмкин иде. Рәсем ясаганда аларга Ф. Зиятдиновның “Читекле кәтүк” исемле китабыннан “Минем әни” исемле хикәя укылды. Үзләренең эшләреннән канәгать калган балалар истәлекле бүләкләргә ия булдылар.