Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Мәктәп урамы буйлап..." туристик маршрут

26август көнне Явлаштау авыл китапханәсе,Явлаштау авыл мәдәният йорты,Мишәбаш авылы мәдәният йорты белән берлектә ТАССРның 100,Саба районының 90 еллыгы уңаеннан "Ямьле Саба" проекты кысаларында Мишәбаш авылының Мәктәп урамында "Мәктәп урамы буйлап" дип исемләнгән туристик маршрут оештырылды.Авылның тарихы,һәр йортта яшәүчеләр белән шушы авылда яшәүче Арсланова Зәйнәп апа таныштырып барды.Сугыш ветераны Файзуллин Файзылхак абый турында аның оныгы Хабибуллина Камилә чыгыш ясады. Зәйнәп апалар турында кул эшләре күргәзмәсе тәкъдим ителде.Татар  халкының электән уйналган "Бишпарлы"уены уйнатылды.Авылның аш-суга осталыгы белән танылган хуҗабикәсе 20нче йортта яшәүче Фазлыева Гүзәл балаларга җиләк -җимештән тиз арада әзерләнә торган салат ясау буенча мастер-класс күрсәтте.Соңыннан мул табыннар артында балаларга чәй эчү оештырылды.Туристик маршрут балаларга үткәнне белергә,авылның хөрмәтле кешеләре белән танышырга,һөнәрләргә өйрәнергә ярдәм итә.