"Баллы урамга сәяхәт" туристик маршрут
20 август көнне Октябрь урамында “Баллы урамга сәяхәт” дигән исем астында туристик маршрут оештырылды. 5 йорты булган урамның дүртесендә умарта тотучы уңган халык яши биредә. Урам тарихы белән Сәридә апа Мусина таныштырды. Урамга 5 ел элек килеп урнашкан Газизянова Винера апа урам халкының киң күңелле булуын ассызыклады. Умартачылыкта 82 еллык тәҗрибәсе булган 99 яшьлек Фәүзия әби балаларга умартачылык серләрен сөйләде. Мусин Мулланур абый баянда уйнап очрашуны тагын ямьләп җибәрде.