"Чишмәле"нең чишмәләре челтерәп ага икән" туристик маршрут
12 август көнне “Ямьле Саба” проекты кысаларында “Чишмәле”нең чишмәләре челтерәп ага икән” дип исемләнгән туристик маршрут буенча 5 йортлы “Чишмәле” урамында булып анда яшәүче тырыш халык һәм аларның эшчәнлеге белән таныштык, Хезмәт Кызыл байрагы ордены белән бүләкләнгән Валиев Индүс абый, сугыш ветераны Марданов Әхәт абый, тыл ветераны Бәдерниса апа, алдынгы механизатор Гаффанов Фаиз абыйлар олы хөрмәт белән искә алындылар. Гыйбрәтле язмышка ия, китапханәнең иң актив китап укучысы Сабирзянова Әминә апа үзенең тормыш юлы , балалары турында сөйләде. Әфганстанда хезмәт иткән, вакытсыз безнең арабыздан китеп барган Сабирзянов Әмирҗан турында да якты истәлекләр яңартылды. Бу бәләкәй урамдагы “Буралы”, “Галимҗан” чишмәләренең тарихы белән таныштырылды. Чишмә буенда халкыбызның яратып уйнаган уеннарын өлкәннәр балаларга да өйрәттеләр. Соңыннан киң күңелле Валиевлар килгән кунакларны кайнар коймак һәм үлән чәе белән сыйладылар.