Евлаштауская сельская библиотека - филиал № 9
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-9/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422053, РТ. Сабинский район. с.Евлаштау, ул.Бариева, д.11

"Балкып тора айлы манара"

16 февраль көнне мәчетебез төзелүгә 95 ел тулу уңаеннан тантаналы чара уздырылды. “Балкып тора айлы манара” дип исемләнгән бу чарада бик күп кунаклар һәм авыл халкы катнашты.  Чара мәчетебез тарихы, анда эшләгән имамнар хакында, ул еллардагы авыл халкының нинди тырышлыклар белән мәчетебезне саклап калулары турына бик күп мәгълүматлар тупларга мөмкинлек бирде. Авылыбыз халкыннан тыш  якын-тирә авыллардан, Казаннан һәм күрше- тирә районнардан чакырылган кунаклар өчен дә чын мәгънәсендә олы бәйрәм булды.