“Китаплы бәйрәм” дигән балалар иртәсе .
1 ноябрь көнне Мишәбаш “Тюльпан” балалар бакчасында “Китаплы бәйрәм” дигән балалар иртәсе уздырылды. Урманда адашып убырлы өенә килеп чыккан китапханәче кыз өйдәге китапларның күплеген, убырлының да китап укуын күреп аптырашта кала. Куелган шртларны үтәгән китапханәчегә юлны гына күрсәтеп калмый убырлы, үзе дә балалар янына барып китаплар укыйлар, табышмаклар әйтәләр, бииләр Һәм балаларның үзләрен дә тыңлыйлар. Чын мәгънәсендә бәйрәм итте балалар, тагын көтеп калабыз диеп озатып калдылар.