Милли бәйрәм Сабантуй
8 июнь көнне авыл сабантуенда Ак калфаклар белән чыгыш ясадык. Чиккән сөлгеләрне тотып бию тәкъдим итте. Кайткан кунаклар, авылыбыз халкы чыгышны җылы кабул иттеләр. Шулай ук чиккән сөлгеләрдән эшләнгән күргәзмә сабантуй мәйданын бизәде
Татарстанда игълан ителгән эшче һйнәрчеләр елы уңаеннан мәйданда сөлге чигү, йон эрләү, пластилиннан уенчыклар ясау буенча күрсәтелгән мастер классларда катнашып һөнәргә өйрәнергә мөмкинлек тудырылды.