М. Гыйләҗев "Казан егетләре" спектакле куелды.
Республикабызда 2019 ел театр елы уңаеннан авылыбыз яшьләре М. Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектаклен сәхнәләштереп район тамашачысына тәкъдим итте. Спектакльне карау өчен автор М. Гыйләҗев үзе дә килде. Соңыннан китапханә директоры Билалова Ләйсән Ракиповна яшьләрне һәм килгән кунакларны түгәрәк өстәл артына чакырды. М. Гыйләҗев үзенең фикерләрен җиткерде ,яшьләребезнең хезмәтен уңай бәяләде.