Два Поля Арташская сельская библиотека - филиал № 8

"Җәйге китапханә"

 

25 август Байлар Сабасының үзәк мәйданында  “Җәйге китапханәдә – Сабантуй” чарасы үткәрелде. Чара бирнә җыю күренеше белән башланып китте. Балалар тальян моңнарына кушылып, бергәләп бирнә җыйдылар. Чиккән сөлгеләр, кулъяулыклар белән беррәттән бүләккә китаплар да алып килгән иде балалар. Һәр авылдан килгән китап укучылар бирнә җыючыларны матур шигырь, җыр белән каршы алдылар. Әлеге чарада  Ике басу Арташ авыл китапханәсе дә үзенең укучылары белән  актив катнашты.