"Фельдшер булу җиңелме?"- очрашу
«Авыл яши» проекты кысаларында, 19 июнь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе мәдәният йорты хезмәткәрләре, Түбән Өчнарат авыл клубы хезмәткәре белән берлектә «Фельдшер булу җиңелме?» дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга Сәләхиева Рузилә Фәнил кызы чакырылган иде. Чара барышында ул безгә үзенең эшчәнлеге турында сөйләде. Югары һәм түбән кан басымы, инфаркт, инсульт, дөрес туклану, витаминнар турында сорауларга җавап бирде, үзенең киңәшләре белән бүлеште. Рузилә ханым хәзерге вакытта лаеклы ялда, әммә сәламәтлек сагында эшләвен әле дә булса дәвам итә, дөрес башкача юл белән, ул "Сибирское Здоровье" препаратлары ярдәмендә ничек савыгырга, аларны дөрес куллана белергә өйрәтә.Чара Гөлсинә апа гармунда уйнап,аңа кушылып яшьлек җырларыбызны җырлап кич утырдык. Чарага медицина темасына китап күргәзмәсе оештырылган иде. Хатын-кызлар өчен бу очрашу бик әһәмиятле булды.
