Два Поля Арташская сельская библиотека - филиал № 8

"Җиңү кулъяулыгы” -чигү сәгате

2025 нче елның 15 нче мартыннан 30 нчы апреленә кадәр татар халкының
мәдәниятен саклау һәм үсеп килүче буынга патриотик тәрбия бирү, Бөек
Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан, Саба район үзәк китапханәсе “ Җиңү кулъяулыгы” чигү конкурсы игълан итте. Шул уңайдан, 29 нчы апрель көнне Ике басу Арташ мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә “ Ак калфак”клубына йөрүчеләр белән чигү сәгате үткәрделәр.Солдатка чигеп бүләк итеп бирелгән кулъяулык, беренче чиратта, аңа якын кешеләрен, туган як истәлеген саклап калу һәм сугышта батырлык һәм көч бирүнең хәер-фатихасы булып торсын.