"Авыл мәдәниятен балкытучы" - очрашу
20 апрель көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсе, мәдәният йорты хезмәткәрләре белән берлектә “ Авыл яши” проекты кысаларында “ Авыл мәдәниятен балкытучы"дигән очрашу үткәрделәр. Очрашуга мәдәният өлкәсендә 33 ел буе хезмәт итүче Мөхәммәтҗанова Раилә Равил кызы чакырылды. Раилә апа Алабуга мәдәни агарту училищесынын режиссура факультетында белем алып, кулына" Клубный работник, руководитель театрального коллектива" - дигән диплом ала. 1992 нче елнын 7 январеннән Ике басу Арташ мәдәният йортына мөдир итеп эшкә куела. Гомер-гомергә мәдәният кеше тормышында әһәмиятле өлкә булып тора. Халыкларның милли гореф-гадәтләрен, йолаларын саклый,җәмгыятьнең тормыш дәрәҗәсен чагылдыручы күрсәткеч булып санала. Мәдәният хезмәткәре -һөнәр генә түгел, ул сәнгать аша кешеләрнең күңелен , рухын дәвалаучы,дөньяга матурлык өстәүче.Хезмәт юлы агымында Раилә апага бирелгән, диплом һәм грамоталар, мактау сүзләре, рәхмәт хатларынын саны 100 гә якын. Сезгә алга таба да матур чараларыгыз белән безне сөендереп торырга насыйп булсын. Бер түбә астында, бүгенге кебек бер - беребез белән киләчәктә дә аңлашып эшләргә язган булсын алга таба да. Нинди чара үткәрергә алынсакта, сезнең фикер тәгьдимнәрегезне истә тотып бергәләшеп матур итеп үткәреп киләбез. Мәдәният учагы һәрчак гөрләп торсын!
