“Хезмәтеңә, иҗатыңа баш иябез, рәхмәт диябез”
7 октябрь көнне Ике басу Арташ авыл китапханәсендә мәдәният хезмәткәрләре белән берлектә укытучылар көненә багышлап авылдашыбыз Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РСФСРның халык мәгарифе отличнигы, “Саба таңнары” газетасының Закир Йосыпов исемендәге премия лауреаты шагыйрә китаплар авторы Тәнзилә апа Шәрәфиеваның иҗатына багышланган “Хезмәтеңә, иҗатыңа баш иябез, рәхмәт диябез” – диеп исемләнгән телдән журнал уздырдык. Аның туган нигезендә яшәүче авылдашларны кунакка чакырдык. Барлыгы 15 кеше катнашты.

