"Татарча диктант яз"
2023 елның 13 октябреннән 15 октябренә кадәр “Татарча диктант” белем тикшерү акциясе узачак. Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучыларның даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү. 13 октябрь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе һәм клуб хезмәткәрләре, актив китап укучылар белән берлектә, әлеге акциягә кушылып диктант яздылар. Әлеге акциядә катнашып алар үзләренең белемнәрен сынап карадылар.