"Саф сулы ямьле Саба"
7 сентябрь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсе мәдәният йорты белән берлектә “Саф сулы ямьле Саба” экологик проекты кысаларында эстафетаны тапшыру бәйрәме үткәрделәр. Чара кунакларны ипи-тоз һәм “Дубая” ансамбленең чыгышы белән “Канәфи” чишмәсе янында каршы алудан башланды. Аннан соң сүз Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Миндрахман улы Мәүлетовка бирелде. Җирлегебезнең татар теле һәм әдәбяты укытучысы Җәүһәрия Хәниф кызы Мусина кунакларны Югары Шытсу авылы тарихы белән таныштырды. Илшат Шәрифуллин башкаруында “Шытсуым” җыры яңгырап үтте. “Җырлы безнең туган як” күргәзмәсендә Югары Шытсу авылында туып-үскән Рәфыйк абый Шәрифуллинның һәм Зәмирә ханым Касыймованың иҗаты белән танышып була иде. Аларның тормыш юлы һәм иҗатлары турында да Гөлнар Шәрифуллина кыскача мәгълүмат бирелде. Альмира Мәүлетова һәм Канәфи абыйның кызы Мәшүдә апа чишмәнең килеп чыгышы турында сөйләделәр. Ә аннан соң килгән кунакларга, авылдашларга “Яшь күңел” фольклор ансамбле тарафыннан борын - борыннан чишмэ буенда уйналган кичке уен күренеше күрсәтелде. “Түгәрәк”, “Ачык авыз”, “Ватык самавыр”, “Кара-каршы җырлаш” уеннары һәркемнең күңеленә хуш килде. Бәйрәм чарасын йомгаклап, Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы үзенең изге матур теләкләрен җиткерде.
7 сентября Верхнешитцинская сельская библиотека вместе с сельским домом культуры в рамках экологического проекта “Саф сулы ямьле Саба” провели праздничное вручение эстафеты. Мероприятие началось со встречи гостей хлебом-солью и выступления ансамбля “Дубая” около родника "Канафи". Потом слово предоставили главе Нижнешитцинского сельского поселения Мавлетову Булату Миндрахмановичу. Учительница татарского языка и литературы рассказала историю деревни Верхние Шитцы. Прозвучала песня “Шытсуым” при исполнении Ильшата Шарифуллина. На выставке “Җырлы безнең туган як” можно было ознакомиться с творчеством односельчан Рафика Шарифуллина и Замиры Касимовой. Про их жизнь и творчество Гульнар Шарифуллина дала краткая информацию. Альмира Мавлетова и дочь Канафи абый Машуда апа рассказали о роднике. А потом фольклорный ансамбль “Яшь күңел” гостям и односельчанам показал вечерние игры, которые были организованы с давних лет у родников. Игры “Түгәрәк”, Ачык авыз”, “Ватык самавыр”, “Кара-каршы җырлаш” были всем по душе. В конце мероприятия директор Сабинской централизованной библиотечной системы Билалова Ляйсан Ракиповна пожелала добрые пожелания. В конце мероприятия директор Сабинской централизованной библиотечной системы Билалова Ляйсан Ракиповна познакомила с целью проекта, завершила свое слово добрыми пожеланиями.