Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

"Творим красоту"

Китап уку белән беррәттән балалар җәй көне кул эшләре белән дә шөгыльләнә ала. 27 июль көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә “Матурлык тудырабыз” дигән исем астында мастер-класс үткәрелде. Кызлар үз куллары белән бисердан эшләнмәләр ясады. Алар өйләреннән дә кул эшләре алып килгән иделәр. Әлеге эшләнмәләрдән күргәзмә дә булдырылды. Ахырдан китапханәче мунчала бәйләү буенча мастер-класс күрсәтте.

 

Кроме прочтения книг дети летом могут заниматься и рукоделием. 27 июля в Верхнешитцинской сельской библиотеке прошел мастер-класс под названием «Творим красоту». Девочки своими руками сделали поделки из бисера. Они также принесли поделки из дома. Из них была сделана выставка. В конце библиотекарь показала мастер-класс по вязанию мочалки.