Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

«Яши, Тукай, олуг иҗатың»

26 апреля в честь  135летия великого татарского поэта Габдуллы Тукая в Верхнешитцинской сельской библиотеке прошел тематический час « Тукай – татар халкының йөзек кашы». Также была организована книжная выставка «Яши, Тукай, олуг иҗатың». Библиотекарь провела беседу с дошкольниками и их родителями о жизни и творчестве Тукая. Участники ознакомились с родословным деревом поэта, отвечали на вопросы викторины. Дети собрали мозаику, сделанную по мотивам нескольких сказок Г.Тукая. Родителям была представлена презентация, а дети в это время посмотрели татарский мультфильм по сказке Тукая «Сөткә төшкән тычкан”. В конце дети рассказали стихи великого поэта. Дошкольники и их родители узнали много информаций про Тукая, также закрепили свои знания о его творчестве и жизни.

 

Татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның 135 яшьлеге уңаеннан Югары Шытсу авыл китапханәсендә «Тукай – татар халкының йөзек кашы» дигән тематик сәгать үткәрелде. Шулай ук “Яши, Тукай, олуг иҗатың” диегән китап күргәзмәсе дә оештырылган иде. Китапханәче “Ак каен” балалар бакчасына йөрүче балалар белән Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты турында әңгәмә алып барды. Чарада катнашучылар Тукайның шәҗәрәсе белән таныштылар, викторина сорауларына җавап бирделәр. Балалар Габдулла Туайның берничә әкияте буенча мозаика тезделәр. Балаларның әниләренә презентация күрсәтелде, ә балалар бу вакытта Тукайның “Сөткә төшкән тычкан” әкияте буенча мультфильм карадылар. Ахырдан балалар шагыйрьнең шигырьләрен сөйләп күрсәттеләр. Балалар һәм аларның әни-әбиләре Тукай турында бик күп мәгълүмат белделәр, шулай ук аның тормышы һәм иҗаты белән бәйле белмнәрен ныгыттылар.