"Җавап биреп кара"
23 апреля – Всемирный день книги и защиты авторского права. В честь этого 22 апреля библиотекарь Верхнешитцинской сельской библиотеки провела интеллектуальную игру «Жавап биреп кара» в пункте выдачи книги Нижние Шитцы. Игра состоялась из IV этапов. Участники разделились на команды «Тургай» и «Яран». В I туре отвечали на интересные вопросы, в том числе и касающиеся литературы. Во II туре участники находили упущенное слово в пословицах. III тур состоял из загадок. А IV тур был посвящен известному поэту татарского народа Габдулле Тукаю. Последний тур был разделен на 3 части. Участники игры выясняли, знают ли они жизненный путь Тукая и его творчество. По результатам игры, победила команда «Яран». Помимо игры в пункте выдачи была представлена книжная выставка «Тукай шигырьлэре безнен кунелдэ». В конце Галия апа Адгамова рассказала стихотворение Г.Тукая «Сабыйга». В результате читатели доказали, что знают нашу литературу и народное творчество.
23 апрель-Бөтендөнья китап һәм авторлык хокукын яклау көне буларак билгеле. Шул уңайдан 22 апрель көнне Югары Шытсу авылы китапханәчесе Түбән Шытсу китап тапшыру пунктында китап укучылар белән “Җавап биреп кара” интеллектуаль уенын үткәрде. Уен IV этаптан торды. Катнашучылар “Тургай” һәм “Яран” командаларына бүленеп көч сынашты. I турда әдәбият һәм башка өлкәләргә кагылган сорауларга җавап бирделәр. II турда командалар мәкальләрнең төшеп калган сүзләрен әйттеләр. III тур табышмакларга җаваплар әйтүдән гыйбарәт иде. IV тур исә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның тормыш юлына, иҗатына багышланды. IV тур үзе дә 3 кисәккә бүленгән иде. Уен катнашучылары Г.Тукайнң тормышын, шигырьләренең исемнәрен һәм геройларын белү-белмәүләрен ачыкладылар. Интеллектуаль уен нәтиҗәләре буенча “Яран” командасы җиңү яулады. Шулай ук чарада “Тукай шигырьләре безнең күңелдә” диелгән китап күргәзмәсе дә куелды. Ахырдан Галия апа Әдгамова Г.Тукайның “Сабыйга” шигырен яттан сөйләп күрсәтте. Нәтиҗәдә, китап укучылар әдәбиятны һәм халык авыз иҗатын белүләрен исбат иттеләр.