"Волшебный мир театра"
Театр-это способ установки взаимопонимания и мира среди разных народов. 27 марта - в Международный день театра - Верхнешитцинская сельская библиотека совместно с Верхнешитцинским СДК провели познавательный час "Волшебный мир театра". Работники культуры рассказали про историю театра, про виды и особенности. Были представлены презентация о татарском театре и книжная выставка. Также для детей был показан кукольный театр по сказке " Колобок". Дети с интересом наблюдали за куклами. А после ребята сами показали пальчиковый театр по мотивам народной сказки "Өч кыз". В конце был сделан вывод, что театр - это уникальный вид искусства, который сочетает в себе и литературу, и музыку, и хореографию, и вокал, и изобразительное искусство.
Театр - халыклар арасында аңлашу һәм тынычлык урнаштыру чарасы. 27 март –Халыкара театр көне уңаеннан Югары Шытсу авыл китапханәсе Югары Шытсу мәдәният йорты белән берлектә “Тылсымлы театр дөньясы” дигән танып белү чарасы үткәрде. Мәдәният хезмәткәрләре театр тарихын, аның төрләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Татар театры турында презентация һәм китап күргәзмәсе күрсәтелде. Шулай ук балалар өчен “Кабартма” әкияте буенча курчак театры да күрсәтелде. Балалар курчакларны зур кызыксыну белән күзәтте. Шуннан соң укучылар үзләре “Өч кыз” халык әкияте буенча бармак театры күрсәтте. Ахырдан түбәндәге нәтиҗә ясалды: театр ул – әдәбиятны да, музыканы да, хореографияне дә, вокалны да, сурәтләү сәнгатен дә үз эченә сыйдырган бердәнбер сәнгать төре.