"Яңа елга яңа максатлар белән"
25 декабрьдә Югары Шытсу авылы китапханәсе китапханәчесе Л.Мусина “Яңа елга яңа максатлар белән” исеме астында “Ми давылы” уены (МОЗГОВОЙ ШТУРМ) үткәрде. Иң элек, уенда катнашучылар өстәлләргә жирәбә тәртибендә утыртылды. Уенчылар “Чыршыкай” , “Кар бөртеге” командаларына бүленде. Сораулар язмача да, экран аша да күрсәтелде. Барлыгы тугыз сорауга җавап эзләделәр һәм таптылар. Уен тәртибе буенча, җавап бирү хокукы башта сорауны алган командага бирелә, алар җавап таба алмаган очракта гына күрше командага күчә. Һәр турда өч сорау. Беренче тур тәмамланганнан соң, шытсулылар өчен махсус төшерелгән Мөслим районыннан хәйрияче, шагыйрь Рүзәл Минһаҗевның, икенче турдан соң Саба үзәкләштерелгән китапханәләр системасы мөдире Ләйсән Билалованың Яңа ел видеокотлавын тыңладык. Котлаулар кичәбезгә тагын да күңеллелек өстәде. Видеокотлау җибәрүчеләргә бик зур рәхмәт. Катнашучылар сорауларга җавапларны кызыксынып, берсен берсе уздырып эзләде. Һәркем үз җавабын, үз фикерен җиткерергә тырышты. Кайбер сорауларга өстәмә мәгълүматлар дә бирелде. Беренче турда сорауларга юмор аша җавап бирергә кирәк булса, икенче-өченче турларда белемне логик фикерләүгә бәйләү кирәк иде. Мәсәлән, әлеге әйбер 300 ел элек Италиядә итальянлы Барбьери уйлап таба.. Әлеге сүзнең хәрефләр тезмәсенә балаларның яратып яки яратмыйча ашый торган боткасы манный сүзенең бер телдәге кыскартылган варианты да кергән. Рәсәйдә аны “Катаринка” дип тә атыйлар. Предмет үзе шакмакка, тартмага охшаган. Сүз нәрсә турында бара? Барлык сорауларга җавап табылгач җиңүче команданы билгеләдек һәм чыршы астына Кыш бабай калдырган телеграмманы укыдык. Телеграммада Югары Шытсу халкының тыйнаклыгы, тырышлыгы ассызыкланган. Кыш бабай да белгән шытсулыларны! Юмарт Кыш бабай бүләкләр дә калдырган. Уенда “Ак калфак “ берләшмәсенә йөрүчеләр һәм клуб мөдире Гөлнар Шәрифуллина катнашты. Миләрне “кайнатып”, тагын да тырышып эшләргә, күбрәк китап укырга дигән максатлар белән таралышты уенчылар.