Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

"Тепло сердец для наших мам"

Один из самых близких каңому человеку праздник – День матери. Ведь именно мамы наши самые близкие, родные люди, которым мы можем полностью довериться. К этому дню, работники культуры Верхнешитцинского СДК совмсетно с библиотекарем провели  праздничный вечер «Тепло сердец для наших мам». Каждый год День мам в нашей деревне проводится в разных интересных формах. В этом году мероприятие было посвящено двум многодетным мамам, у которых есть звания «Заслуженный животновод РТ» и «Заслуженный ветеринар РТ». Это Муршида Гимадиева и Дания Залялиева. Мероприятие началось с поздравлений главы сельского поселения Мавлетова Б.М., заведующего комплексом животноводства Гарипова Н.Ф., представителя ООО «СХП «Шытсу» Шавалиева И.С. После был красочный номер народного инструментального ансамбля «Дубая». Праздник продолжился поздравлениями семей героев данного вечера. Дальше был проведен интерактив. Мамы отвечали на разные вопросы, делились своим жизненным опытом, мнениями. Мероприятие продолжилось концертными номерами, поздравлениями коллег, родственников. Один спел песню, другой рассказал стих собственного сочинения, а некоторые, которые не смогли присутствовать на вечере, отправили аудио поздравления, они также были прослушены в ходе концерта. Мероприятие закончилось под татарскую плясовую мелодию. Все от души отдохнули, насладились концертом, а также почувствовали гордость за своих односельчан-мастеров своего дела.

Һәр кешегә иң якын кеше –– Әни. Шуның өчен Әниләр көне дә һәрберебез өчен якын бәйрәм. Чөнки нәкъ менә әниләребез–иң якыннарыбыз, без аларга тулысынча ышана алабыз. Шул уңайдан Югары Шытсу мәдәният йорты хезмәткәрләре китапханәче белән берлектә «Әниләребез өчен йөрәк җылысы»дип исемләнгән бәйрәм кичәсе үткәрделәр. Һәр ел саен безнең авылда Әниләр көне төрле кызыклы формаларда үткәрелә. Быел чара «Татарстан Республикасының атказанган терлекчесе» һәм «Татарстан Республикасының атказанган ветеринары»исемнәре булган ике күп балалы анага багышланган иде. Алар-Мөршидә Гыймадиева һәм Дания Җәләлиева. Чара авыл җирлеге башлыгы Мәүлетов Б.М., терлекчелек комплексы мөдире Гарипов  Н.Ф., «Шытсу «АХП» ҖЧҖ вәкиле Шәвәлиев И. С. котлаулары белән башланып китте. Бәйрәм әлеге кичәнең геройларының гаиләләрен котлау белән дәвам итте. Алга таба интерактив үткәрелде. Әниләр төрле сорауларга җавап бирделәр, тормыш тәҗрибәсе, фикерләре белән уртаклаштылар. Чара концерт номерлары, хезмәттәшләре, туганнарының котлаулары белән дәвам итте. Берсе җыр җырлады, икенчесе үзе язган шигырен сөйләде, ә кайберәүләр, кичәдә катнаша алмаганнар, аудио котлаулар җибәрделәр, алар шулай ук концерт барышында тыңланды. Чара татар бию көйләре астында тәмамланды. Барысы да рәхәтләнеп ял иттеләр, концерт белән ләззәтләнделәр, шулай ук авылдашлары-үз эшләренең осталары өчен горурлык тойдылар.

Зав.филиалом: Мусина Л.И.