“Бирнә биргән – бикә килен”
18 ноябрьдә Югары Шытсу авыл китапханәсендә “Ак калфак” клубына йөрүчеләр өчен “Бирнә биргән – бикә килен” исеме астында чара үтте. Чарада хәзерге заманда һәм элек кызларның кияүгә ничек барулары турында фикер алышынды. “Ак калфак”лылар үзләренең килен булып төшкән чакларын хәтерләрендә яңартты. Шушы темага карата “Сөембикә” журналыннан мәкалә укылды. Аннары шушы темага кагылышлы сүзләр кергән табышмаклар чишелде. Ял итеп алып “Дәвам ит...” уены уйналды. Һәр кеше тиз генә исенә төшкән җырдан бер җөмләне биткә язды, үзе язган җирне бөкләп, киләсе катнашучыга җибәрде. Анысы инде үзенең исенә беренче килгән җыр юлын язды. Барлык җыр юлларын бергә кушып укыгыч күңелле яңа җыр барлыкка килде. Шулай ук “Ак калфак”лылар “Халкымның күңел бизәкләре” күргәзмәсе һәм авыылыбызның “Бүләк” газетасының яңа саны белән дә таныштылар. Чара ахырында һәрберсе өйләрендә укырга китап, гәҗит-журналлар алып, шат күңел белән таралышты.
18 ноября в Верхнешитцинской сельской библиотеке для посетителей клуба “Ак калфак” прошло мероприятие под названием “Невеста с подарком – лебедушка”. На мероприятии обсуждался вопрос о том, как в настоящее время и раньше шли замуж девушки. Участники вспомнили времена, когда они сами были невестами. На эту тему была прочитана статья из журнала “Сююмбике". Затем были решены загадки, касающиеся этой темы. Потом сыграли игру “Продолжи...". Каждый человек написал на листке одну фразу из песни, которая первой пришла на ум, отправляя следующему участнику. Он написал , таким же образом, свою песню. Таким образом, после того, как все участники написали свои строки, появилась новая интересная песня. Также участники познакомились с выставкой “ Узоры души моего народа” и новым номером газеты “Буляк” нашего села. В конце мероприятия каждый взял книги, газеты- журанлы для домашнего чтения.
Зав. филиалом: Мусина Л.И.