Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

"Этикет-дело серьезное"

Продолжаются осенние каникулы учащихся. 5 ноября для детей,  посещающих   пришкольный лагерь  "Ак җилкән" Нижнешитцинской ООШ, был устроен экскурсионный маршрут "Этикет-дело серьезное". Сперва дети посетили Верхнешитцинскую сельскую библиотеку. Познакомились с тематическими  выставками, узнали, что такое формуляр, как его заполняют, ознакомились с газетами-журналами, посмотрели книги, энциклопедии, также дети вспомнили правила этикета, к которым придерживаются в библиотеке. После посетили мечеть деревни Верхние Шитцы. Имам мечети рассказал об азах религии ислам, дал понятие о книге Коран, азан, рассказал о том, для чего нужна мечеть, о сути религии. Ответил на интересующие вопросы детей, вспомнили правила этикета в мечети. Третьей остановкой был Верхнешитцинский СДК. Здесь для детей была организована  богатая, насыщенная  выставка музыкальных инструментов. Художественный руководитель дома культуры Ильшат Шарифуллин подробно  рассказал о каждом инструменте, сыграл на них народные мелодии. Потом дети сами попробовали подержать эти инструменты и поиграть на них. После наслаждения звуками инструментов  была организована музыкальная подвижная игра. В доме культуры также вспомнили правила поведения в общественных местах. Мероприятие было очень насыщенным, дети узнали много нового, открыли для себя деревню с новой стороны. Экскурсионный маршрут "Этикет — дело серьезное" проводился в рамках проекта "Ямьле Саба".

Укучыларның көзге каникуллары дәвам итә. 5 ноябрь көнне Түбән Шытсу төп гомуми белем бирү мәктәбенең "Ак җилкән" мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен "Этикет – җитди эш"дигән экскурсия маршруты оештырылды. Башта балалар Югары Шытсу авыл китапханәсендә булдылар. Тематик күргәзмәләр белән таныштылар, формулярның нәрсә икәнен,  аның ничек тутырылуы турында белделәр, газета-журналлар белән таныштылар, китаплар, энциклопедияләр карадылар, шулай ук балалар китапханәдә этикет кагыйдәләрен искә төшерделәр. Соңыннан Югары Шытсу авылы мәчетендә булдылар. Мәчет имамы ислам дине нигезләре турында сөйләде, Коръән китабы, азан   турында төшенчә бирде, мәчетнең ни өчен кирәклеге, диннең асылы турында аңлатты. Балаларны кызыксындырган сорауларга җавап бирде, мәчеттә этикет кагыйдәләрен искә төшерде. Өченче тукталыш Югары Шытсу мәдәният йорты булды. Биредә балалар өчен бай   музыка уен кораллары күргәзмәсе оештырылган иде. Мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Илшат Шәрифуллин һәр инструмент турында җентекләп сөйләде, халык көйләрен башкарды. Аннары балалар үзләре бу инструментларны тотып,, аларда уйнап карадылар. Уен коралларының авазлары белән ләззәтләнгәннән соң музыкаль хәрәкәтчән уен оештырылды. Мәдәният йортында шулай ук җәмәгать урыннарында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен искә төшерделәр. Чара бик бай эчтәлекле булды, балалар бик күп яңалыклар белделәр, үзләре өчен авылны яңа яктан  ачтылар. "Этикет — җитди эш" экскурсия маршруты "Ямьле Саба"проекты кысаларында үткәрелде.

Зав.филиалом: Мусина Л.И.