Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

“Челтер чишмә җырын тыңлап үстек”

21нче сентябрь көнне Югары Шытсу авылы китапханәсендә “Ак калфак” берләшмәсенә йөрүчеләр өчен “Челтер чишмә җырын тыңлап үстек” дип исемләнгән әдәби сәгать үткәрелде. Һәрберебез дә челтер чишмә җырын тыңлап үсеп, аның матурлыгын күңелләребезгә салып, тормышыбызны нинди дә булса һөнәр белән бәйлибез. Шушы эчеп үскән чишмә суларыбызның тәме безне һәрвакыт яңа эшләргә илһамландыра. Ә иҗат кешеләре, язучы, журналистларга бу бигрәк тә шулай. Чарада шундый кешеләрнең берсе, якташыбыз, танылган “Тамчы гөл”, “Бүре”, “Кеше күңеле -  кара урман” җырлары авторы Рөстәм Зарипов иҗатына тукталдык. Ул шулай ук “Ватаным Татарстан” газетасының хәбәрчесе дә. Шул уңайдан , “Ватаным Татарстан”, “ Шәһри Казан”, “Татарстан Яшьләре” кебек газеталарга да күзәтү ясадык. Татар дөньясы гәҗит-журнал, ТВ-радио белән генә чикләнмичә яңа юнәлешкә  – блогерлыкка да кушылды. Бу да үз туган якларында чишмә моңнары тыңлап , хыялланып үскән кешеләр эше. Танылып килүче татар видеоблогерлары “Фагыйлә Шакирова” һәм “Тәгәрмәч”ләр белән дә таныштык чара дәвамында. Аларның мәгънәле  иҗатын “Ак калфак”лылар үз итте. Чараны ТАССРга 100 ел тулуга багышланган кроссворд чишү белән төгәлләдек. Чара ТАССРга ­– 100, Сабага – 90 ел тулу уңаеннан үткәрелде.

21 сентября в Верхнешитцинской сельской библиотеке для посетителей объединения "Ак калфак” был проведен литературный час "Челтер чишмә җырын тыңлап үстек". Каждый из нас  связывает свою жизнь с какой-то профессией. Вкус  родниковых вод всегда вдохновляет нас на новые дела. А для творческих людей, писателей, журналистов это особенно так. На мероприятии мы остановились на творчестве одного из таких людей, нашего земляка, автора известных песен “Тамчы гөл”, “Бүре”, “Кеше күңеле – кара урман” Рустама Зарипова. Он также является корреспондентом газеты “Ватаным Татарстан". В связи с этим мы сделали обзор таких газет, как “Ватаным Татарстан”, “ Шәһри Казан”, “Татарстан Яшьләре”. Татарский мир, не ограничивается только с газетами, журналами, ТВ-радио, но и присоединился к новому направлению – блогерству. Это тоже дело тех , кто вырос в своих родных краях, слушая мелодии родника.  На мероприятии познакомились с такими идейными людьми-видеоблогерами “Фагиля Шакирова” и “Тәгәрмәч”.    Завершили мероприятие решением кроссворда, посвященного 100-летию ТАССР. Мероприятие прошло в честь 100 – летия ТАССР, 90 – летия Сабинского района.

Зав.филиалом: Мусина Л.И.