Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

"Мин пешекче булам"

20 октябрь - пешекчеләр көне. Шул уңайдан, Югары Шытсу авылы китапханәсе “Мин пешекче булам” исеме астында мастер-класс үткәрде. Мастер-классның беренче өлешендә, балалар белән пешекче һөнәренең барлыкка килү тарихы, үзенчәлекләре, эшнең авыр һәм кыен яклары турында әңгәмә үткәрелде, шушы темага кагылышлы презентация каралды. Шуннаң соң, балалар ярдәме белән, алган мәгълүматларны кулланып, стенгазета чыгарылды. Чараның икенче өлеше ике мастер-класстан торды. Балалар, китапханәче ярдәме белән, пешекчеләрнең эш вакытында кия торган баш киемен үз куллары белән ясарга өйрәнделәр. Һәр балага да әлеге баш киеме ошады, тиз арада гына җайлы ясала икәненә инандылар. Баш киемнәре әзер булгач, шуларны киеп, мастер-классның иң кызыклы өлешенә күчтек. Балалар белән бергәләп салат ясалды. Башта салатның рецепты белән якыннан таныштырылды. Балаларга әлеге рецептны тәм-том рецептлары дәфтәре ачып, шунда язып куярга киңәш ителде. Үзләре күмәк хезмәт белән ясаган ризыкны балалар бик нык ошаттылар. Мастер-класстан балалар тормышта кирәк булырга мөмкин булган күп эш төрләренә өйрәнеп, яхшы кәеф белән кайтып киттеләр.

20 октября - День повара. В связи с этим, Верхнешитцинская сельская библиотека провела мастер-класс под названием “Я - повар”. В первой части мастер-класса была проведена беседа с детьми об истории возникновения, особенностях профессии повара, о трудностях и легких сторонах работы, рассмотрена презентация на данную тему. После этого, с помощью детей, была выпущена стенгазета с использованием полученных раннее знаний. Вторая часть мероприятия состояла из двух мастер-классов. Дети с помощью библиотекаря научились делать своими руками головной убор, который повара носят во время работы. Каждому ребенку понравился этот головной убор, они убедились в удобстве изготовления. Когда головные уборы были готовы, надев их, мы перешли к самой интересной части мастер-класса. Вместе с детьми был сделан салат. Сначала было ознакомление с рецептом салата. Детям было рекомендовано открыть тетрадь для записи вкусных рецептов и первым записать туда этот рецепт. Детям очень понравился салат, приготовленный  коллективным трудом. Из мастер-класса дети ушли получив много нового опыта, который пригодится им в жизни.

Зав.филиалом: Мусина Л.И.