Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

"Без Россиядә яшибез"

17 октябрь көнне Югары Шытсу авылы китапханәсе Түбән Шытсу урта мәктәбенең 4нче сыйныф укучылары өчен ТАССР оешуга – 100, Саба районы оешуга – 90 ел тулуга багышланган “Без Россиядә яшибез” чарасы үткәрде. Чара викторина форматында оештырылды. Иң беренче итеп, балалар мәкальләр, табышмаклар белүдә сыналды. Шуннан соң, ял итеп экранда күрсәтелгән эмоцияләр белән бергәләп елмаеп алдылар. Киләсе адым итеп, Россия һәм татарстанга багышланган сораулардан төзелгән кроссворд чиштеләр.Соңыннан, “Түбәтәйдә серләр бар” уены уйналды.Һәр бала Татарстанның яки Саба районының күренекле шәхесләренең исемнәрен кәгазьгә язып түбәтәйгә салды. Шуннан соң, класстан бер бала сайланып алынып, түбәтәй эченнән үзе теләгән кәгазьне алды. Кәгазьдә язылган кеше исемен калганнар төрле сораулар биреп җелергә тиешләр, җавап бирүче исә аларга булышмый, “әйе” яки “юк” дип кенә җавап кайтарды. Укучыларга барлык биремнәрне үтәү дә кызыклы һәм мавыктыргыч булды. Чара тәмамлангач китап бирү пунктында укучылар үзләре теләгән китаплар алдылар.
17 октября Верхнешитцинская сельская библиотека для учащихся 4 класса МБОУ “Нижнешитцинская СОШ” провела мероприятие "Мы живем в России", посвященное 100 – летию образования ТАССР, 90 – летию образования Сабинского района. Мероприятие организовано в формате викторины. Прежде всего, детей испытали на знании пословиц, загадок. После этого, отдыхая, они улыбались вместе с эмоциями, показанными на экране. Следующим шагом стал кроссворд, составленный из вопросов, посвященных России и Татарстану.В конце, была сыграна игра” Түбетей хранит секреты ".Каждый ребенок записал имена выдающихся личностей Татарстана или Сабинского района на бумаге и положил в түбетей. После этого один из учеников выбрался из класса и взял из тюбетейки бумагу, которую он хотел. Имя человека, записанное на бумаге, остальные должны были угадать, задавая разные вопросы, а ответчик им не помогает, а лишь отвечает “да” или “нет”. Интересно и увлекательно было выполнять все задания детям. По окончании мероприятия в пункте выдачи книг учащиеся получили книги по своему усмотрению.
Зав.филиалом: Мусина Л.И.