"Йөрәк янар өчен бирелгән"
Югары Шытсу авылы китапханәсе күренекле татар драматургы, язучы, публицист, җәмәгать эшлеклесе, сәясәтче Туфан Габдулла улы Миңнуллинның тууның 85 еллыгына багышланган “Йөрәк янар өчен бирелгән” исеме астында күргәзмә үткәрде. Чара вакытында Туфан Миңнуллинның биографиясен, әсәрләрен хәтердә яңартырга, матбугатка төрле елларда биргән әңгәмәләре белән танышырга мөмкин иде. Шулай ук әтисе турында кызы Әлфия Миңнуллинаның истәлекләре, Туфан аганың төрле чыганаклардан җыелган саллы фикерләре дә әлеге күргәзмәдә урын алды. Туфан Миңнуллинны искә алу, ә балаларны исә аның шәхесе белән таныштыру – күргәзмәнең максаты. Чарага нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, Туфан Миңнуллинның әсәрләрен бүгенге көндә дә халык яратып укый, аның белән кызыксына. Туфан ага һәрвакыт халык белән бердәм булды, мөгаен, бу шуның нәтиҗәседер. Бу уңайдан иң күп китап укучыларыбызның берсе Нәфига апа Хидиятуллина язучының иҗатына карата үз фикерен дә җиткерде.
Верхнешитцинская сельская библиотека провела выставку под названием “Сердце дано гореть”, посвященную 85-летию со дня рождения выдающегося татарского драматурга, писателя, публициста, общественного деятеля, политика Туфана Габдулловича Миннуллина. Во время мероприятия можно было вспомнить биографию, произведения Туфана Миннуллина, познакомиться с его интервью, опубликованные в разные годы в разных СМИ. Также на выставке представлены воспоминания дочери Альфии Миннуллиной об отце, собранные из различных источников. Цель выставки – вспомнить Туфана Миннуллина, а детей познакомить с его личностью. Подводя итог мероприятия, можно сказать, что произведения Туфана Миннуллина народ с любовью читает, интересуется и в сегодняшние дни. Туфан ага всегда был един с народом, наверное, это и результат его авторитета. По этому поводу одна из читательниц Нафига апа Хидиятуллина высказала свое мнение относительно творчества писателя.
Зав.библиотекой: Мусина Л.И.