Верхнешитцинская сельская библиотека - филиал № 7

“Күңелләргә шатлык өсти милли Сабантуйлары”

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе. Элек-электән Сабантуй язгы кыр эшләре башланыр алдыннан – апрель ахырында, ә бүгенге көндә кыр эшләре тәмамлангач июнь аенда үткәрәләр. Татар халкының сагынып көтеп алынган Сабантуй бәйрәме борынгы һәм яңа бәйрәм, халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары һәм биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме.                                                                                     2019 елның 7 июнь көнне Югары Шытсу авыл китапханәсендә балалар һәм өлкәннәр өчен милли бәйрәм Сабантуйга багышланган “Күңелләргә шатлык өсти милли Сабантуйлары”  китап күргәзмәсе оештырылды. Китап күргәзмәсе бәйрәм тарихы, милли гореф-гадәтләр, күңелле уеннар һәм ярышлар турында сөйли. Яшь китап укучылар белән китапханәдә бәйрәм турында шигырьләр уку, китаплар һәм журналларга күзәтү үткәрелде. Катнашты: 7 кеше

Сабантуй является любимым и повсеместным народным праздником. Он празднуется с давних времён по сегодняшний день. Празднуется Сабантуй летом по окончании весенних полевых работ. Сабантуй сделался праздником всеобщим и межнациональным, сабантуй проходит не только в России, но и по всему миру.  Этот праздник является международным национальным татарским праздником, который стал государственным в Татарстане.                                                                                                                                 07 июня 2019 года  в Верхнешитцинской сельской библиотеке для детей и взрослых была организована книжная выставка «Национальный праздник Сабантуй радует сердца»,  посвященная национальному празднику Сабантуй.  Книжная выставка рассказывает об истории праздника, национальных обычаях, веселых играх и соревнованиях. С юными читателями в библиотеке прошли чтения стихов, обзор книг и журналов,  рассказывающих о празднике. Присутствовало: 7 человек