Верхнесиметская сельская библиотека - филиал № 6
  • Сайт: http://kitap.tatar.ru/ru/site/42217024-6/
  • Телефон: не указан
  • E-mail: не указан
  • Адрес: 422055, РТ. Сабинский район, с.В.Симет, ул. Советская, д.32

Час профориентации "Тропинками хороших профессий "

16мая В Верхнесиметской сельской библиотеке прошёл час профориентации "Тропинками хороших профессий ". Профессия – это труд, которому человек посвящает свою жизнь. Поэтому очень важно сделать правильный выбор. Библиотекарь провела беседу о многообразии профессий, ознакомила с определением слов «профессия», «специальность». Ребята приняли активное участие в викторине: «Угадай профессию». Поделились о профессиях своей семьи, о том, кем хотят стать в будущем. Ознакомились с материалами книжной выставки "Выбираем дорогу в жизнь". В заключение часа профориентации сделали вывод, что на свете много разных профессий, но выбрать нужно профессию по душе.

Һөнәрләр бик күп. Кайсын гына алсак та, аларның һәрберсе җәмгыятебез өчен бик кирәкле. Һөнәре булган, кулыннан эш килгән кешенең һәрвакыт үз урыны, үз юлы, үз һөнәр җимешләре була. Нинди генә чорда яшәсәк тә, без намуслы хезмәт кешеләре булып көн итәргә тиеш. Тырышкан табар, ташка кадак кагар, дигән мәкаль һөнәр белгән һәр кешегә туры килә. Һөнәре булган, авырлыктан курыкмаган, эш яраткан кеше үзен иң бәхетле кеше дип саный ала. Югары Симет авыл китапханәсендә “Һөнәр сукмаклары буйлап” дип исемләнгән профориентация сәгате үткәрелде. Китапханәче "Тормышка юлны сайлыйбыз"  -дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады. Укучыларны һөнәрләр турында язылган китаплар белән таныштырды. Шулай ук күргәзмәдә урын алган, төрле һөнәр ияләренә багышлап язылган матур әдәбият  китапларын да укучыларга укырга тәкъдим итте. Чара барышында балалар “нинди һөнәр турында сүз бара?” викторинасында катнаштылар, сорауларга бергәләп җавап эзләделәр. Киләчәккә сайлаган һөнәрләре турында фикер алыштылар. Һөнәр сайлаганда кеше үз язмышын сайлый. Сайлаган һөнәрегез үзеңә ошый һәм шатлык китерә торган булсын дигән фикердә калдылар.