Литературно-патриотическое выступление “Памяти будут храниться вечно”
Грозные годы войны, чтит память павших воинов, кланяется живым. Хотя прошло 78 лет со Дня Победы, но время не властно над памятью людей разных поколений.
8 мая работники Верхнесиметского СДК и библиотеки провели ,у памятника погибшим воинам , торжественный митинг, и литературно-патриотическое выступление посвященный празднику День Победы.В митинге участвовали ветераны тыла и дети военных лет. Перед тружениками тыла и односельчанами было организовано литературно-патриотическое выступление под названием “Памяти будут храниться вечно”. Церемония сопровождалось песнями,стихами посвященный Великой Отечественной войне и минутой молчания.
С приветственным словом к жителям обратились Глава Верхнесиметского сельского поселения Ахмадуллин И.Р. и начальник отдела инфраструктурного развития Исполнительного комитета Сабинского муниципального района Рамазанов Э.Д . Были возложены цветы в память о павших на полях. А так же ветераны тыла приняли участие в акции " Сад памяти".
Бөек Җиңүгә – 78 ел. Әлеге датаны искә алмаган бер генә кеше дә, билгеләп үтмәгән бер генә төбәк тә юктыр, мөгаен. Бу сүзләрнең төгәл эчтәлеген, тулы мәгънәсен, чын җиңү хисен бүгенге көндә бары тик шул сугышта катнашкан ветераннарыбыз һәм сугыш ачысын тойган әби-бабайларыбыз гына беләдер.Әлеге сугышта җиңү яулый алганнары өчен без дә алар белән бергә бәйрәм итәбез, аларның шатлыгын уртаклашабыз, аларга саулык-сәламәтлек телибез. 8 май көнне безнең Югары Симет авыл җирлегендә Җиңү бәйрәменә багышланган тантаналы митинг узды. Анда мәктәп укучылары, тыл ветераннары, укытучылар һәм килгән кунаклар катнашты. Тыл хезмәтчәннәре һәм авылдашлары алдында м/йорты һәм китапханә белән берлектә "Хәтерләрдә мәңге сакланыр "дип аталган әдәби-патриотик чыгыш оештырылды. Матур җырлар, дәртле биюләр, әдәби-музыкаль монтаж ветераннарыбызның күңеленә бик хуш килде. Өлкән сыйныф укучыларының хәрби формадан киенеп килүләре, марш басулары тыл ветераннарын гына түгел, безнең дә күңелләребезнең нечкә кылларына кагыла алды. Югары Симет авыл җирлеге башлыгы И .Р. Ахмадуллин һәм Саба муниципаль районы Башкарма комитетының инфраструктура үсеше бүлеге башлыгы Э. Д. Рамазанов сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать иттеләр шулай ук тыл ветераннары, сугыш чоры балаларының чыгышы тыңланды. Бәйрәм Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлгә чәчәкләр салу һәм алар истәлегенә бер минут тынлык белән дәвам итте. Шулай ук тыл ветераннары "хәтер бакчасы"акциясендә катнаштылар. Соңыннан ветераннарыбыз чәй өстәленә чакырылды.