Весенние недели добра
28.04.2021. Югары Симет авылы китапханә, мәдәниятйорты хезмәткәрләре “Язгы шәфкатьлелек” акциясе һәм “Сугыш хатын-кыз өчен түгел” проекты кысаларында Югары Симет авылында ялгыз гомер итүче, тумыштан мөмкинлекләре чикле булган Гыйләҗиева Рәйхана апа белән очрашуга бардылар. Аның әнисе авыр тормыш юлы үткән тыл ветераны һәм шулай ук ире сугышта һәлак булып, тол калган хатын-кыз. Рәйхана апа, әнисе сөйләгәннәр буенча, сугыш чоры хатирәләре белән уртаклашты һәм элеккеге фото альбомнарын күрсәтте, истәлекләр сөйләде.
Бүгенге көндә Рәйхана апа кул эшләре белән шөгыльләнә. Күңеленнән бизәкләр төшереп намазлык, Кол Шәриф мәчетен чигеп куйган. Төрле илләрнең флаг рәсемнәрен җыеп, шуларны чигү хыялым ди. Әлегә ул бик матур итеп пар аккошлар чигә.
Рәйхана апага өлешчә йорт эшләрендә булыштык. Китап- журналлар,киләсе бәйрәм көннәре белән котлап күчтәнәчләр тапшырдык. Ул безгә аны онытмавыбыз өчен рәхмәтләр әйтеп, тагын килүебезне теләп озатып калды.
В рамках акции “Весенние недели добра ” и проекта “у войны не женское лицо ” сотрудники Верхнесиметской сельской библиотеки и дома культуры посетили одиноко проживающую, женщину с ограниченными возможностями Гилязиеву Райхану апа. Её мать-ветеран тыла, прошедший тяжелый жизненный путь, а также женщина, чей муж погиб на войне. Райхана апа, по рассказам матери, делилась воспоминаниями о войне и показывала старые фотоальбомы, рассказывала воспоминания.
В настоящее время Райхана апа занимается рукоделием.очень красиво вышивала мечеть «КульШариф» и «Намазлык». Её мечта, собирать рисунки флагов разных стран и вышивать их. Пока он красиво вышивает пару лебедей. Мы частично помогали в домашних делах. Вручили книги,журналы, поздравительные открытки с наступающими праздничными днями. Она поблагодарила нас за то, что мы её не забыли, и пожелала, чтобы мы приехали еще раз.