Литературно-музыкальный вечер под названием «Тукай безнең йөрәкләрдә.
Габдулла Тукай татар әдәбияты тарихына бөек шагыйрь буларак кереп калды, ул милли шигърияткә нигез салды һәм аның классик стилен булдырды. Аның әсәрләре Ватанга, туган якка һәм халыкка мәхәббәт белән сугарылган. Шул ук вакытта алар бик гыйбрәтле, зирәк һәм игелекле. Матурлыкка, хезмәт сөючәнлеккә өйрәтәләр, мәрхәмәтле, гадел һәм кыю булырга өндиләр. Укучылар күңеленә ышаныч, өмет, хыял, шатлык һәм илһам өсти. Менә инде йөз елдан артык һәр бала яраткан татар шагыйренең әсәрләрен зур кызыксыну белән укый һәм хәтта аларны яттан белә.
26 апрель көнне бөек татар шагыйре Г.Тукайның тууына 135 ел тулу уңаеннан, шулай ук Татарстан Республикасында Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы уңаеннан Югары Симет мәдәният йортында Югары Симет авыл мәдәният йорты, китапханә, Кеннә клубы һәм Биектау урта мәктәбе хезмәткәрләре белән берлектә «Тукай безнең йөрәкләрдә " дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә үткәрелде. Чарада Габдулла Тукайның биографиясе һәм әсәрләре белән таныштылар. Катнашучылар бөек шагыйрьнең шигырьләрен укыдылар. Тамашачылар Тукай әсәрләре буенча театральләштерелгән тамаша карадылар.Аның шигырьләренә җырлар тыңладылар. Кичә барышында 1-11 сыйныф укучылары башкаруында Тукай сүзләренә 11 җыр яңгырады. . Чара Г.Тукайның «Туган тел»җырын хорда башкару белән тәмамланды.
Габдулла Тукай вошел в историю татарской литературы как великий поэт, который заложил основу национальной поэзии и создал ее классический стиль. Его произведения насквозь пронизаны любовью к Родине, родному краю и народу. В то же время они очень поучительные, мудрые и добрые. Учат красоте, трудолюбию, призывают быть милосердными, справедливыми и смелыми. Вселяют в души читающих - веру, надежду, мечту, приносят радость и вдохновение. Вот уже более ста лет каждый ребенок с интересом читает произведения любимого татарского поэта и даже знает их наизусть.
26 апреля в рамках празднования 135 летия со дня рождения великого татарского поэта Г. Тукая, а также Года родных языков и народного единства в Республике Татарстан в Верхнесиметском СДК, совместно с работниками ВерхнесиметскогоСДК, библиотеки, Креннинского клуба и ВСОШ проведен литературно-музыкальный вечер под названием «Тукай безнең йөрәкләрдә. В мероприятии познакомились с биографией и произведениями Габдуллы Тукая. Участвующие читали стихотворения великого поэта. Зрители посмотрели театрализованное представление по произведениям Тукая.Слушали песни на его стихи. В ходе вечера прозвучали 11 песен на слова Тукая в исполнении учащихся 1-11 классов. . Мероприятие закончилось под хоровое исполнение песни Г.Тукая «Туган тел».