“ Моя любимая семья”
“ Минем яраткан гаиләм” темасына әңгәмә үткәрелде. Китапханәче, укучыларга гаиләнең тормышта төп терәк икәнлеге турында сөйләде, әби-бабай, әти-әни, туганнарга карата хөрмәт, ихтирам сыйфатларын чагылдырган шигырьләргә, әдәби әсәрләргә күзәтү ясады. Укучылар да әңгәмәгә кушылып, үзләренең матур гаиләләре турында, гаиләдәге күркәм традициялар турында сөйләделәр. Үрнәк гаилә нинди булырга тиеш? Шул турыда үзара фикер алыштылар. Соңыннан “Гаилә – бәхет нигезе” темасына плакат ясадылар.
Была проведена беседа на тему “ Моя любимая семья”. Библиотекарь рассказала ребятам о том, что семья-главная опора в жизни, обратила внимание на стихи и литературные произведения, отражающие уважение к старшим, родителям, родным. Ученики, присоединившись к беседе, рассказали о своих замечательных семьях, о семейных традициях. Какой должна быть образцовая семья? Об этом говорили между собой. Затем был сделан плакат на тему” Семья – основа счастья".