“Һөнәрленең кулы алтын”
Татарстанда эшче һөнәрләр елы уңаеннан “Һөнәрленең кулы алтын” дип исемләнгән профориентацион сәгать уткэрелде. Максат: - Укучыларда һөнәрләр турында белемнәрне үстерү;
-Хезмәтнең тормышта кеше өчен әһәмиятен төшендерү;
- Һәртөрле файдалы эшнең мактауга лаек икәнен аңлату;
- Һөнәр сайлауга әзерләү һәм хезмәт кешесенә, өлкәннәр, әти-әниләр хезмәтенә хөрмәт тәрбияләү.
Китапханәче укучыларга төрле һөнәрләр турында сөйләде, Һөнәрләр турында шигырьләр укыды, күргәзмә әдәбиятка күзәтү ясады.
Чараның икенче өлешенндә балалар белән авылыбызның оста, танылган һөнәр ияләренең өйләренә сәяхәт оештырылды. Бакчачылык белән шөгыльләнүче, чәчәкләр үстерүче Шайхелисламова Җәүһәрия апа балаларны узе үстергән бакчасында каршы алды. Бакча, чәчәкләр үстерү серләре турында сөйләде, тырышып эшләсәң бакча үстерүнең табыш китерүе турында аңлатты. Бакча җиләге белән сыйлады.
Сәяхәтебезне дәвам итеп, гармунчы, гармуннар ясау остасы Галинур абый Галәветдиновка бардык. Галинур абый балаларны гармун ясау мастерскоенда каршы алды. Гармун ясау буенча мастер класс күрсәтте. Гармун ясау һөнәренең, бик осталык тәлап итә торган эш икәнен аңлатты. Гармунда күңелле көйләр уйнады. Галинур абыйның сөйләвен укучылар зур кызыксыну белән тыңладылар. Әлеге һөнәрнең аларга бик ошавын, үзләренең дә үзләштерәсе килүен эйттеләр. Соңыннан үзе ясаган гармуннар белән истәлек фотосына төштек.
В связи с годом рабочих профессий в Татарстане, провели профориентационный час на тему “Профессия-основа будущего”. Целью которого было расширить представление детей о различных профессиях, сформировать позитивное отношение к труду, побудить учащихся к поиску информации о профессиях, к осознанному профессиональному выбору. Библиотекарь рассказала ребятам о различных профессиях, прочитала стихи о профессиях, оформила выставку литературы.
Во второй части мероприятия с детьми была организована экскурсия на дом именитых мастеров села. Шайхелисламова Завгария апа, занимающаяся садоводством, выращивающая цветы, встретила детей на своем огороде. Она рассказала о секретах выращивания садов, цветов, рассказала о том, что если старательно трудиться, то садоводство приносит прибыль. Она угостила детей ягодами.
Продолжая свое путешествие, мы отправились к Галинуру Галяутдинову, гармонисту, мастеру по изготовлению и оформлению гармони. Галинур абый встретил детей в мастерской и показал мастер-класс по изготовлению гармони. Он пояснил, что профессия по изготовлению гармони-это очень кропотливая работа. Ребята с большим интересом слушали рассказ и пометили для себя что эту профессию они хотят освоить. После был сделан фото на память с ручными работами Галинура Галаветдиновича.