Час мужества «Летней ночью на рассвете – 22 июня"
Китапханәдэ “Хәтердә уелган җәйге таң” дип исемләнгән батырлык сәгате үткәрелде. Әлеге чарада 1-5 сыйныф укучылары катнашты. Чараның максаты: укучыларда Туган илгә, Ватанга карата патриотлык хисе тәрбияләү, сугыш турында язылган әдәбиятка кызыксыну уяту. Батырлык сәгатенең беренче өлешендә китапханәче укучыларны “Бөек Ватан сугышы вакытында безнең авыл” дип исемләнгән фото-альбом белән таныштырды, авыл халкының ул чордагы тормышы, яшәеше турында сөйләде. Тыл ветераннарыннан яздырылган кулъязма истәлекләрне укыды.
Икенче өлешендә укучылар Туган якны өйрәнү музей почмагында булдылар. Фото истәлекләрне карадылар. Бөек Ватан сугышы ветераны Мифтахов Гыймай абыйның сугыштан киеп кайткан киемнәрен, солдат каскасы, солдатның аш тәлинкәсен, кашыгын һәм башка кызыклы экспонатларны карадылар. Сугышта һәлак булган авылдашларыбыз хөрмәтенә куелган обелиск янында истәлек фотога төштеләр.
В библиотеке провели час мужества «Летней ночью на рассвете – 22 июня ”. В мероприятии приняли участие учащиеся 1-5 классов. Цель мероприятия: воспитание у учащихся чувства патриотизма к Родине, интереса к литературе о войне. В первой части мероприятия библиотекарь познакомила учащихся с фотоальбомом "Великая Отечественная война. Наше село", рассказала о жизни сельчан того времени. Она прочитала воспоминания о рукописях, написанных от ветеранов тыла. Провела обзор книжной выставки.
Во второй части дети посетили уголок краеведческого музея.Ознокомились с фото воспоминаниями. Ахмадуллина Л. показала детям солдатскую одежду Ветерана Великой Отечественной войны Мифтахова Гимая, солдатскую каску, солдатскую тарелку, ложку и другие интересные экспонаты. У обелиска павшим на войне односельчанам была сделана памятная фотография.