Большеныртинская сельская библиотека - филиал № 4

" Без иманлы сәфәрдә" Ак калфак" ның чираттагы утырышы.

12 март көнне Олы Нырты авыл  китапханәсендә " Ак калфак"  хатын - кызлар  клубының  чираттагы утырышы булып узды.  Чарада  Саба үзәкләштерелгән китапханәләр  системасы директоры Билалова  Ләйсән  Ракыйп кызы" Ак калфак" ның  алдында торган бурычлары,оешманың  район күләмендәге эшләре турында сөйләде. Китапханәче  " Һөнәрләрнең  кулы алтын " күргәзмәсе оештырып , матур эчтәлекле йола, гореф- гадәтләребезгә, дингә багышланган " Без иманлы сәфәрдә"дип исемләнгән чара тәкьдим итте.