“ Газиз туган телем “ әдәби сәгать һәм уен викторина
“ Газиз туган телем “ әдәби сәгать һәм уен викторина
Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан 16 март көнне Олы Нырты авыл китапханәсе беренче сыйныф укучылары өчен (сыйныф укытучысы Сафаргалиева Фирдания М. ) берлектә балаларга “ Газиз туган телем “ дип исемләнгән әдәби сәгать һәм уен-викторина үткәрделәр. Балалар чарада укучыларның мәдәни көндәлекләре белән катнаштылар . Чарабызның максаты: укучыларда туган телне өйрәнүгә кызыксыну уяту, милли горурлык хисләре тәрбияләү, туган телебезне якларга һәм сакларга кирәклеген өйрәтү ,туган телгә ,туган җиргә мәхәббәт тәрбияләү иде. Китапханәче “ Газиз туган телем”дигән китап күргәзмәсенә күзәтү ясады , татар халык әкиятләре белән таныштырды . Чара барышында укучылар туган телгә карата бөек язучыларыбызның шигырьләрен укыдылар , уен викторинада бик актив катнаштылар , мәкальләрне давам әйтеп , табышмакларга җаваплар бирделәр. Соңыннан мәдәни көндәлектәге биремнәрне эшләделәр . Өйдә укырга дип балалар үзләренә ошаган китапларны , алып кайтып киттеләр .
16 марта Большеныртская сельская библиотека совместно с первоклассниками (классный руководительница Сафаргалиева Фирдания М). провели для детей литературный час и игровую викторину “ Газиз туган телем“. Дети участвовали в мероприятии с культурными дневниками школьника . Цель мероприятия: пробудить у учащихся интерес к изучению родного языка, привить чувство национальной гордости, научить защищать и беречь родной язык ,привить любовь к родному языку ,родной земле. Библиотекарь сделала обзор книжной выставки "Газиз туган телем", ознакомила с татарскими народными сказками . В ходе мероприятия учащиеся читали стихи великих писателей на родном языке , активно участвовали в игровой викторине , дополнили пословицы , отгадовали загадки. Затем выполняли задания в культурном дневнике . Чтобы почитать дома, дети брали с собой понравившиеся книги .