« Тел милләтнең сакчасы” информационный час и книжная выставка.
« Тел милләтнең сакчасы” информационный час и книжная выставка.
2021 год был обьявлен годом Родного языка и народного единства. В честь этого 30 января Большеныртинская сельская библиотека совместно с Чабья Чурчинским сельским клубом был организован информационный час и книжная выставка « Тел – милләтнең сакчасы” . На выставке были представлены книги известного татарского ученого , книговед-библиографа, доктор филологических наук, заслуженного деятель науки ТАССР, земляка -академика Абрара Каримуллина . Библиотекарь провела обзор литературы представленной на книжной выставке, особенно книге « Тел милләтнең сакчасы” . Сохранение и дальнейшее развитие национального образования является одним из основных направлений в Республике Татарстан. В 1997 году вышла книга А. Каримуллина "Хранитель языковой нации", посвященная истории татарского языка, его настоящему и будущему. Этот труд, посвященный защите, сохранению, развитию, совершенствованию татарского языка, воспитанию любви к нему, поднимает ряд актуальных проблем, является пособием для их реализации. Участники мероприятия вспоминали встречи вечера с Абраром Каримуллинным , читали стихи о родном языке . В конце мероприятия всем были подарены книги” Татарский мир”.
Тел милләтнең сакчасы" мәгълүмат сәгате һәм китап күргәзмәсе.
2021 ел Туган тел һәм Халык бердәмлеге елы дип игълан ителде. Шул уңайдан 30 гыйнвар көнне Олы Нырты авыл китапханәсе Чабия Чурчи авыл клубы белән берлектә ( күчмә китапханәдә ) "Тел – милләтнең сакчасы" дип исемләнгән мәгълүмат сәгате һәм китап күргәзмәсе оештырылды . Күргәзмәдә танылган татар галиме , китап белгече-библиограф, филология фәннәре докторы, ТАССРның атказанган фән эшлеклесе, якташыбыз-академик Әбрар Кәримуллинның китаплары тәкъдим ителде . Китапханәче китап күргәзмәсенә, бигрәк тә "Тел милләтнең сакчасы" китабына күзәтү үткәрде . Милли мәгарифне саклау һәм алга таба үстерү Татарстан Республикасында төп юнәлешләрнең берсе булып тора. 1997 елда Ә.Кәримуллинның татар теле тарихына, аның бүгенгесе һәм киләчәгенә багышланган "Тел милләтен саклаучы" китабы дөнья күрде. Татар телен саклау, үстерү, камилләштерү, аңа мәхәббәт тәрбияләүгә багышланган бу хезмәт актуаль проблемаларны күтәрә, аларны тормышка ашыру өчен ярдәм булып тора. Кичәдә катнашучылар Әбрар Кәримуллин белән очрашуларны искә төшерделәр, туган тел турында шигырьләр сөйләделәр . Чара ахырында барысына да « Татар дөньясы " китаплары бүләк ителде .